NoraMusic / Айдар Галимов

Айдар Галимов - Син (Remaster 2024)

Исполнитель:
MP3
7.6 Мб
Продолжительность:
03:19
Рейтинг:
Видео
Текст песни
Син минем җанымның яртысы,
Яшисең йорәгем түрендә,
Нур сибеп барасың юлыма
Балкыйсың күңелем күгендә.

[Кушымта: 2x]
Мин сине гомерем буена
Ышыклап барырмын җилләрдән.
Өзелсә барасы юлларың –
Үрермен мин күпер гөлләрдән.

Без икәү – аерылмас пар канат,
Беркем дә кералмас арага.
Хәсрәтне бүләрбез икегә,
Чит-ятлар тоз салса ярага.

[Кушымта:]
Мин сине гомерем буена
Ышыклап барырмын җилләрдән.
Өзелсә барасы юлларың –
Үрермен мин күпер гөлләрдән.

Дөнья бу, бармый ул гел тигез,
Шатлык бар тормышта, кайгы бар.
Ал кояш булып мин балкырмын,
Күгеңне капласа болытлар.

[Кушымта: 2x]
Мин сине гомерем буена
Ышыклап барырмын җилләрдән.
Өзелсә барасы юлларың –
Үрермен мин күпер гөлләрдән.

Өзелсә барасы юлларың –
Үрермен мин күпер гөлләрдән,
Үрермен мин күпер гөлләрдән.
Треки исполнителя
Похожие треки